Кирельский авыл китапханәсе «Мастерилка» клубы кысаларында «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен аппликация буенча мастер – класс оештырды. Дәреснең темасы «Көзге яфрак коелу» булды. Төсле кәгазьдән балалар төрле төсле яфракларны кистеләр һәм аларны ватманда ясалган агачларга ябыштырдылар. Бик матур көзге күренеш килеп чыкты.