Инвалидлар өчен эш урыннары квоталау буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм законнардагы башка норматив хокукый актларны бозуларны кисәтү максатыннан, 2019 елның 18 октябрендә инвалидлар өчен эш урыннары квоталау буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Заһидуллин, район прокуроры ярдәмчесе Г.В. Шәкүрова, чакырылган оешма җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәткәрләре катнашты.

Эш бирүчеләргә "2020 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар һәм Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын билгеләү турында"23.09.2009 ел, №12 Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары җиткерелде. Шулай ук аларга инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыру чыгымнарын компенсацияләүгә хокук, мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнаштырылган инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау турында да искәртелде.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Заһидуллин районда инвалидларның мәшгульлеге дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге турында әйтте. Прокурор ярдәмчесе Г.В. Шәкурова эш урыннарын квоталау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык белдерде.

Чара барышында оешма җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, ә оешмаларның кадрлар хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мәгълүмат бирү тәртибе һәм формалары буенча аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International