Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Бәрлегуҗа авылында Рәис Сафиуллин исемендәге гармунчылар фестивале узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында Рәис Сафиуллин исемендәге «Гармун сайрый»гармунчылар фестивале узды. Катнашучылар һәм тамашачылар сыйфатында баянда, гармунда, тальянда уйнарга яратучылар чакырылган иде.

Катнашучылар сыйфатында Кама Тамагы штп мәдәният йортының «Илһам»баянчылар ансамбле, мәдәният йортының «голлар» җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясады. С.Сәетгалиев, Казан шәһәре. Хәкимулла Шиһабиев (Шәпкә авылы), Гафуров Хәмит (Уразлино), Мифтахов Гаделҗан (Караталга), Гыйзиев Гаделҗан (Келәнче), Захаров Александр, Хәмит Кәримов (Кама Тамагы штп) һәм Апас районы кунагы Радик Сабиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International