Бүген, 2019 елның 22 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов Кама Тамагы районының православие дине вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Кама Тамагы штпда Изге Богородица чиркәве рухание иерей Николай һәм Тәмте авылындагы Изге Троица чиркәве настоятеле иерей Владислав катнашты.
Очрашу барышында православие мәдәнияте үсешенә һәм Кама Тамагы муниципаль районы динендәгеләрнең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.