Яшь гаиләләргә социаль ярдәм чаралары

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү-Татарстан социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Республика «Демография»милли проектын тормышка ашыруда катнаша. «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга туучылар санының барлык күрсәткечләрен арттыру бурычы куелган. Моның өчен төбәктә балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чаралары пакеты бирелә.

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган гаиләләргә беренче балага айлык пособие түләнә.  Әлеге төр пособиенең хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар ия. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме 2018 елның икенче кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән артмаска тиеш. Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме-8896 сум. Быел беренче балага айлык пособие билгеләү өчен Кама Тамагы районының 67 әнисе мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта барлыгы 113 кеше президент түләвен ала.

2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага айлык пособие күләме артачак.  2019 елның 2 августында «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 305-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге түләү гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләнең җан башына уртача керемен исәпкә алып, өч яшькә җиткәнче биреләчәк.

Шулай итеп, гаиләнең бер кешегә кереме ике яшәү минимумына кадәр арта. 2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре 60510 сумнан ким булган һәм беренче бала туган гаиләләр әлеге түләүгә дәгъва итә ала. Әлеге түләүне бала өч яшькә җиткәнче алачак. 2020 елның 1 гыйнварыннан түләү күләме 9373 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге авыл хатын-кызлары өчен 50 мең сум һәм өченче бала анасы өчен бер тапкыр 100 мең сум күләмендә «авыл» түләүләре кертелгән иде. Әлеге социаль ярдәм чарасыннан барлыгы Кама Тамагы районының 56 хатын-кызы файдаланган.

Бу түләүләр буенча консультация алу өчен Кама Тамагы ш.т. б., Карл Маркс ур., 2 йорт, Республика матди ярдәм үзәгенең 23 нче бүлегенә яки 2-16-84, 2-10-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г. Х. Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International