«Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын уздыру

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

«2019 - 2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын оештыру һәм уздыру юлы белән авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын гамәлгә ашыра.

Проект 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр район Уеннарын үткәрүне күздә тота. Проект чараларында катнашу һәм аларны оештыруга 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International