Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).
Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Вологда өлкәләрендә, Удмуртия һәм Башкортостан Республикаларында, шулай ук Алтай краенда иң күп сөт сату күләмнәренә ирешелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү чаралары комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр билгеләп үтелә.
Оператив мәгълүмат белән Татарстан Республикасы буенча сөт саву һәм сату турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтының «оператив мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте