Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен музей хезмәткәрләре «Игелекнең бер өлеше белән бүлеш» дигән дәрес үткәрделәр. Мавыктыргыч уен формасында балалар нәрсә ул яхшылык һәм изге эшләр сорауларына җавап бирделәр. Дәрес барышында шулай ук начар гамәлләр кылу һәм нинди нәтиҗәләргә китерүе турында да сөйләштеләр. Балалар сорауларга, табышмакларга, күренекле мәкальләргә һәм әйтемнәргә җавап бирделәр.
Мәкалә авторы Гөлчәчәк Гыймадиева, фото-Зөлфия Миңнуллина