2019 елның 21-22 октябрендә комиссия «Кама «Агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖ терлекчелек фермаларын карап чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ПМО булеге җитәкчесе Камалиев Госман Ганибай улы, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Шакиров Руслан Рашат улы, директорлар, баш белгечләр, ветеринария табиблары, зоотехниклар, терлекчелек буенча бухгалтерлар составындагы комиссия терлекчелекне алып бару технологиясен, ашату рационын, фермаларның һәм биналарның санитар торышын, терлекләрне кышлатуга әзерлекне, биналарны, тирес түгүче транспортерларны ремонтлауны, ишекләрне җылытуны тикшерделәр. Рационга минераль өстәмәләр кертү, терлекләргә су эчерүне оештыру, кардаларга салам кертү, мөгезле эре терлекләрне урамда йөртүгә аерым игътибар бирелде.
Комиссия һәр терлекчелек бинасына, терлекләрне тотуга объектив бәя бирде, тәкъдимнәр бирелде, кисәтүләр ясалды, аларны хуҗалыклар атна дәвамында бетерергә тиеш.
«Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖнең барлык бүлекчәләренә, «Кама» Агрофирмасы «ҖЧҖнең «Кармалы» бүлекчәсенә уңай бәя бирелде.
Эш сәфәре тәмамланганнан соң киңәшмә узды, анда 2019 елның 9 аенда терлекчеләрнең эшенә йомгак ясалды, бурычлар куелды. Яшь төркемнәре буенча терлек урнаштыру, рационга барлык терлек азыгына өстәмәләр (түп, патока, шрот), бозаулар рационына витаминлы өстәмәләр, предстартер кертү буенча киңәшләр бирелде. «Бортас» «Агрофирмасы» ҖЧҖенең «Олы Салтык» бүлекчәсенә сыерлар асрау өчен бинаны, бозаулаганнан соң сыерлар тоту бинасын, бозаулату бүлекчәсен тәртипкә китерергә кирәк. Хуҗалыклар өчен җитди проблема булып үгезләр җитешмәү мәсьәләсе тора. Шуңа күрә һәр сөт-товар фермасы өчен терлек үрчетү буенча технолог сайлау, лейкоздан сәламәтләндерү буенча юл картасын эшләү бурычы куелды.