Ярминкәдә

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

   6 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе булды.

   Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә аларны үз җырлары белән хупларга барды. Казанлылар өчен концерт программасы иртәнге сәгать 7дә башланды. Концертны Красновидово СДК директоры Любовь Вәлиева алып барды. Ул казанлылар өчен заманча россия эстрадасы җырларын башкарды. «Калейдоскоп» вокаль-инструменталь  ансамбле, шулай ук Талия Яруллина һәм Гаделҗан Мифтахов шәһәр халкын үз чыгышлары белән шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International