«Тәмте агрофирмасы» ҖЧҖендә уңай динамика күзәтелә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2 атна элек «Тәмте «Агрофирмасы» ҖЧҖенең терлекчелек тармагын  комиссион тикшерү хуҗалыкның терлекләрне кышлатуга әзер булмавын, терлекләр ашатылмавын күрсәтте, агрофирманың барлык эш юнәлешләре буенча да бик күп проблемалар тупланган иде. Район җитәкчелеге хуҗалыкны «Татагролизинг» АҖ тапшырырга карар кылды, яңа җитәкче Фәнил Камил улы Абулханов билгеләнде. 23 октябрьдә шул ук комиссия агрофирманың барлык бүлекчәләрен йөреп чыкты һәм үзгәреш бар дигән карарга килде. Уңай якка үзгәрешләр башланды, динамика күзәтелә. Элеккеге җитәкче тарафыннан эштән азат ителгән белгечләр кире кайта башлады. Барлык бүлекчәләрдә дә бүлмәләр, автопоилкалар, транспорерлар ремонтланды, мал-туар ашату рационы нормага туры килә. Тоз, су белән тәэмин ителгән. Кардаларга салам кайтарылган, малларның бер өлеше көтүлектә, бер өлеше эчтә. Яшелчә бүлекчәсендә терлекләрне салкында тоту ысулы кулланыла. Проблемалар бар, алар салам әзерләүгә, тупас һәм сусыл азык әзерләүгә, ашлык фуражы белән тәэмин ителешкә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International