Безнекеләр финалда

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

4-7 октябрьда  «Сәламәтлек» IX авыл спартакиадасы кысаларында Биектау район үзәгендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.

Анда тренер Ришат Хананов җитәкчелегендәге район җыелма командасы катнашты. Ярышларда катнашкан 22 район арасында безнең район җыелма командасы 2 урынны яулап, финалга чыкты, алар  Биектау районы командасына гына оттырды. Афәрин егетләр! Финал уеннары 22-25 ноябрьдә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International