Балтач авыл китапханәсендә «Китап хастаханәсе» дигән изге эшләр көне узды. Балаларны «авыру» китаплар көтте, аларга «дәвалау»кирәк иде. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа, чын-чынлап файдалы эш белән мавыктылар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар. Кайчы, клей, скотч һәм кәгазь ярдәмендә 10 китап ремонтладылар. Шулай итеп, «докторлар» «китапларга яңа тормыш» бүләк иттеләр!