Район Башлыгының автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 26 октябре, шимбә

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
 Бу автотранспортның өзлексез эшләвен тәэмин итүче – машина йөртүчеләр, механиклар, диспетчерлар, предприятие җитәкчеләре, автомобильләрдә йөртүне оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучылар, шулай ук елдан-ел арта баручы гади автомобиль йөртүчеләр бәйрәме. Районыбыз икътисады һәм социаль өлкәсе өчен автотранспортның әһәмияте бәяләп бетергесез.  Бу югары фидакарьлек, осталык һәм җаваплылык таләп итә торган авыр хезмәт. Сезнең эшегезне бөтен дәрәҗәдә аңлавыгыз, түземлегегез һәм һөнәрегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә.
Барлык автомобильчеләргә – һәвәскәрләргә һәм профессионалларга – имин һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, үзара аңлашу һәм хөрмәт, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                              Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International