2019 елның 24 октябрендә «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар тарафыннан эшләнгән бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды. Өч эшсез граждан юридик зат, шәхси эшмәкәр яки крестьян (фермер) хуҗалыгы буларак дәүләт теркәвендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алуга дәгъва кылган. 2019 елдан бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күләме 145 100 сум тәшкил итте. Экспертлар советы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, потенциаль эшкуарлар акча эшләргә ничек планлаштырулары һәм финанс ярдәме нәрсәгә сарыф итәчәге турында сөйләделәр. Фикер алышканнан һәм нәтиҗәләр чыгарганнан соң, Эксперт советы әгъзалары барлык өч проект буенча да уңай нәтиҗә бирделәр.