«Демография» милли проекты кысаларында Россия Федерациясендә биш федераль проект тормышка ашырыла. Шуларның берсе – «бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү».
Кама Тамагы муниципаль районында ата - аналар өчен «Гаилә учагы» клубы дәресе узды. Чараны «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Венера Хәсәнова үткәрде. 10 социаль хезмәт алучыга 2018 елдан башлап яңа төр социаль ярдәм күрсәтү чараларының беренче бала туганда нинди мөмкинлекләргә ия булулары турында хәбәр ителде.
Шулай ук гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер формасы - «социаль контракт» турында да сөйләделәр. Социаль контракт - ул ике яклы йөкләмә, бер яктан – авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданин, йә аңа бәйсез сәбәпләр аркасында аз керемлеләр категориясенә кергән, икенче яктан-дәүләт тарафыннан йөкләмәләр, гарантияләр. Әлеге ярдәм чарасы гаиләдә керемне арттыру өчен җитди ярдәм булып тора.
Соңыннан чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Мәкалә авторы Венера Хәсәнова, Гөлназ Хөснетдинова фотосы