Кама Тамагы муниципаль районы җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 28 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

В.П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе директоры Сорокин Александр Иванович Затон урта мәктәбендә балаларның туклануын һәм дәрестән тыш вакытта дәресләрен оештыру турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зиннәтуллин Радик Рамил улы балаларның туклануын һәм дәрестән тыш вакытта дәресләрен оештыру турында сөйләде.

2020 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу компаниясенең барышы турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы - «Россия почтасы» УФПС башлыгы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.

Бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү (4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – ТР Конституциясе көне), дежур торулар оештыру, ДНД чыгу, бәйрәм көннәрендә дәүләт флагларын урнаштыру турында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әхәт улы чыгыш ясады.

Торак пунктларда гражданнар җыелышларына һәм шәһәр тибындагы поселоктагы җирле референдумга әзерлек барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International