2019 елның 25 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы Президиумы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе катнашты.
Көн тәртибенә Кама Тамагы муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе В.А. Юмановның «Кама Тамагы муниципаль районы ветераннар Советының Җирле үзидарә органнары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы территориаль органнар, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципаль берәмлек башкарма комитеты бүлекләре белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында үзара бәйләнеше турында»гы чыгышы кертелгән иде.
Утырышта шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Е. В., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Сафина Г. Х. катнашты.