Бүген, 2019 елның 28 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXX конференциясе булып узды.
Конференциянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлегенең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында
2. Партиянең җирле бүлекчәсе җирле сәяси советы составын ротацияләү турында.
3. "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясенә делегатлар сайлау турында.