Квалификация үстерү милли Агентлыгы эш бирүчеләрне сораштыруда катнашырга чакыра

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы хәбәр иткәнчә, Квалификация үстерү милли Агентлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 сентябрендәге 2042-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, эшче кадрларның һөнәри әзерлеге, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча база үзәге итеп билгеләнгән һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан бизнес һәм мәгарифнең үзара бәйләнешен үстерү, кадрлар әзерләүгә һөнәри стандартларны кертү һәм квалификацияне бәйсез бәяләү буенча эш алып бара. Шуңа бәйле рәвештә Агентлык эш бирүчеләрне база үзәге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләрен ачыклауга юнәлдерелгән сораштыруда катнашырга чакыра. Сезнең җаваплар сораштыруда катнашучыларның максатчан төркемнәренең һәркайсына база үзәге эшчәнлеген юнәлдерергә ярдәм итәчәк.

Сораштыру түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://opros.nark.ru/polls/164.

Сораштыру 2019 елның 7 ноябренә кадәр үткәрелә.

Трофимова Светлана Юрьевна, тел.84959661686, доб.1047, эл. почта strofimova@nark.ru.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Кадыйрова Н.Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International