Кама Тамагы районында самбо буенча ярышлар узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

26 октябрь көнне Кама Тамагы татар мәктәбендә самбо буенча ярышлар узды.

Ярышларны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

Ярышларда районда самбо белән шөгыльләнүче 60тан артык бала катнашты.

Самбо секцияләре Татар, Кама Тамагы һәм Затон урта мәктәпләрендә оештырылган. Катнашучылар арасында «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Бу чара районда әлеге спорт төрен популярлаштыруга һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларны бүләкләүгә юнәлтелгән.

Барлык катнашучыларга да яңа җиңүләр телибез һәм оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International