Кама Тамагы районы хуҗалыкларында терлекчелек торышына анализ үткәрү буенча ведомствоара комиссия эшли

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында 29 октябрьдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше» идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре кергән комиссия эшли. Комиссия эшенең төп максаты-терлекчелек торышына, мөгезле эре терлекләрнең баш саны, сөт савымы буенча күрсәткечләргә анализ ясау. 29 октябрьдә комиссия «Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖнең барлык бүлекчәләрен карады, өлешчә «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 2 филиалын һәм «Камская «Агрофирмасы» ҖЧҖен колачлады. Терлекләрне карау һәм ашату технологиясе, аларның сакланышы, үрчетү мәсьәләләре тикшерелде. Терлекчелекнең продуктлылыгын арттыру өчен хуҗалык эшчәнлегендә булган резервларны эшкә җигү буенча тәкъдимнәр бирелде. Бүген эш «Камская «Агрофирмасы» ҖЧҖ бүлекчәләрендә, коллектив-фермер хуҗалыкларында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International