Халыклар бердәмлеге көненә әзерлек кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Советлар Союзы Герое М.А.Чирков исемендәге кадет интернат – мәктәбе һәм ТР Кама Тамагы муниципаль районының В.П.Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.
Очрашуда мәдәниятара хезмәттәшлек, Татарстан Республикасында милли һәм мәдәни традицияләрне саклау, Россия халкының милли, дини һәм Тел составының күптөрлелеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия Федерациясенең күпмилләтле халкын бердәм граждан милләте буларак рухи берләштерүне ныгытуда торган заманча дәүләт милли сәясәте бурычлары турында да сүз барды.