Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 1 нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары өчен «Гасырлар аша» дип исемләнгән библиомикс үткәрделәр. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы - бердәмлек көне белән таныштырдылар. Минин һәм Пожарский турында сөйләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар безнең көч – бердәмлектә, дигән нәтиҗәгә килделәр.