«Народный участковый-2019» - Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә күрелә торган чараларның Ачыклыгы максатыннан «Народный участковый-2019» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында (www.mvd.ru) «Народный участковый-2019» махсус битендә конкурсантлар турында кыскача мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Тавыш бирүнең йомгаклау этабы агымдагы елның 1-10 ноябрендә «Комсомольская правда» нәшрият йорты (www.kp.ru) порталында үткәрелә.

Тавыш бирүдә катнашу өчен кирәк:

1. «Комсомольская правда» www.kp.ru сайтында теркәлергә һәм керергә яки социаль челтәрләргә («Контакт», «Одноклассники», «Facebook», «Twitter» һ.б.) керергә.

2. Сайтта «Народный участковый-2019» мәгълүмати хәбәре яки  баннеры урнашкан «Җәмгыять» яки «Конкурслар» бүлекләрен табарга кирәк.

3. Әлеге бүлектә финалистларның һәркайсы турында мәгълүмат урнаштырылган, шулай ук участок полиция хезмәткәрләре эше турында видеопрезентацияләр һәм фоторепортажлар тәкъдим ителгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен полициянең участок уполномоченные фотосына басарга һәм «тавыш бирергә» сайларга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы конкурста Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Шаябтдинов Айрат Айдар улы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International