Район Башлыгының суд приставлары көне белән котлавы

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле суд приставлары, федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмегез - суд приставлары көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Суд приставлары хезмәте дәүләт хакимияте органнары системасында лаеклы урын алып тора. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз аркасында суд органнары эшенең нәтиҗәлелеге арта, гадел хөкем абруе хуплана, җәмгыятьтә законлылык һәм хокук тәртибе ныгый.

Тәҗрибә, эшкә бирелгәнлек тормышта һәм һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышларыгызга нигез булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International