«Мин хәтерлим, мин горурланам!» Җиңү елына багышланган районның туган якны өйрәнү музеенда район мәгариф учреждениеләреннән «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте балалары өчен «Бөек сугыш чоры» дип исемләнгән чара узды. Анда безнең районның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче китаплар, брошюралар, буклетлар, альбомнар тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре Гөлчәчәк Гыймадиева документаль фильм күрсәтте, анда балалар беренчеләрдән булып сугыш еллары, якташларыбызның-Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары турында ишеттеләр.