Кама Тамагы районының яшь армиячеләре өчен чара

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 31 октябрендә Кама Тамагы район китапханәсе бинасында район мәгариф учреждениеләреннән «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте балалары өчен бердәмлек көненә багышланган чара узды.

Сәламләү сүзе белән беренче булып «Советлар Союзы Герое М.А. Чирков исемендәге кадет интернат – мәктәбе» ДБМУ директоры Киселев Андрей Николаевич чыгыш ясады, ул яшь армиячеләр хәрәкәтен оештыру тарихы, хәрәкәтнең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча районда алып барыла торган эшләр турында сөйләде.

Затон урта мәктәбе яшь армиячеләр командасы "Илем тарихы" викторинасында – 1 урынны, Тәмте мәктәбе - 2, Кама Тамагы мәктәбе командасы – 3 урынны яулады.

Аннары «Мин хәтерлим, мин горурланам!» район туган якны өйрәнү музеенда Җиңү елына багышланган «Бөек Бөек сугыш чоры»дип исемләнгән чара узды. Анда безнең районның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче китаплар, брошюралар, буклетлар, альбомнар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International