Уен алты мәйданчыкта узды - «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат – мәктәбе», «Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе.
"РосКвиз" - логика һәм зирәклеккә команда ярышы. Уен Россиянең хәзерге тарихы белән бәйле булган раундлардан торды. Катнашучыларга төрле авырлыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Өлкән сыйныф укучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сорауларның кызыклы булуын билгеләп үттеләр.
Чараны оештыручылар - «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге тарафдарлары.
Интеллектуаль ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Тәмте һәм Рудник урта мәктәпләре командалары бүлеште, икенче урынны Кама Тамагы урта мәктәбе һәм Кама Тамагы кадет интернат - мәктәбе алды, өченче урынны Затон урта мәктәбе һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбе командаларына бирелде. Нәтиҗәләр буенча аерма нибары берәр балл тәшкил итте.
«Росквиз» да катнашучыларның барысы да дипломнар алды.