ТР Кама Тамагы муниципаль районының Кирельский авыл мәдәният йорты

2019 елның 1 ноябре, җомга

Кирельский авыл мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен кичке ял оештырылды.

Пономарева Валентина кичке сәгатьләрне кызыклы итәргә тырыша. Балалар рәхәтләнеп кул эшләре белән шөгыльләнәләр, өстәл һәм хәрәкәтчән уеннар уйныйлар. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба.

Балалар белән үзешчән сәнгать буенча дәресләр оештырылды.

Планнарда яшь әниләр өчен балалар белән утырулар һәм барлык теләүчеләр өчен кул эшләре түгәрәген оештыру.

Кирельский мәдәният йорты капиталь ремонттан соң-заманча, матур һәм барлык таләпләргә туры килә торган үзәк, биредә җылы һәм уңайлы, хезмәткәрләр үз эшләренә җан салалар һәм яңа кунакларга шатланалар.

Мәдәният йорты эше белән тулырак итеп Инстаграммаларда танышырга мөмкин https://www.instagram.com/kirelskii__sdk/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International