Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.
Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый.
«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
РПФ җитәкчесе И.И.Гыйльметдинов