Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк. Төрле мәйданчыклардагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар, һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Нинди продукция кирәклеге турында шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында хәбәр итә ала. Моның өчен махсус тартмалар каралган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри һәм зур социаль әһәмияткә ия. Пенсионерларны, гадәттәгечә, кайнар чәй белән сыйлаячаклар, ә Мәскәү өлкәсендә исә казанда пылау пешерәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзе тикшерә.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыны белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте