Бүген район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.
Чараны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы ачып җибәрде һәм каматамагылыларны бәйрәм белән котлады.
Тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Беренче иң төп документны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы һәм «Кама Тамагы» полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Хисамова Роза Салих кызы кулыннан 4 кыз кабул итеп алдылар.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.