2019 елның 4 ноябрендә Кама Тамагы штп Акчарлакта хатын-кызлар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган волейбол ярышлары узды.
Чараны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Әүхәт улы Габидуллин ачып җибәрде, спортчыларны уен алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илназ Хәлим улы Хөснетдинов сәламләде.
Ярышларда барлыгы 7 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны - "Администрация", икенче урынны - "Затон", беренче урынны "Татар мәктәбе" командасы алды.
Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга яңа җиңүләр телибез!