Балтач авыл китапханәсендә балалар Татарстанның тарихи үткәненә багышланган «Киләчәк өчен үткәннәр турында» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче Республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләде.
Балалар «ТАССР тарихы сәхифәләре буйлап» дип аталган танып-белү викторинасында актив катнаштылар.
Чараның максаты булып үсеп килүче буында туган якка карата танып-белү кызыксынуы һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР оешу тарихы турында белемнәрне ныгыту тора.