Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ташламалы лизинг механизмын үзгәртү турында хәбәр итә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруга караш үзгәрүе турында хәбәр итә: паркны яңарту программасы 2.0 ОПТ 2020 программасына үзгәртелә.

Техника паркын яңарту 2020 (ОПТ 2020) максималь ачыклык принципларын саклый. 2019 елда төбәк квоталарыннан баш тарту үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте – агымдагы елда яңарту программасында барлык төбәкләр дә чикләүләрсез катнаша алды. Бу практика уңышлы дип табылды һәм сакланачак. Беренче взнос 0% тан башлап паркны яңарту мөмкинлеге дә, инфляциядән түбән бәяләр дә (3% тан артык) сакланачак.

2020 елгы техника паркын яңарту (ОПТ 2020) түләүләр графигын сайлау мөмкинлеген күздә тота, бу ил аграрчыларының сезонлы акча агымнары белән төп лизинг түләүләрен синхронизацияләргә мөмкинлек бирәчәк – "акча эшләгән вакытта түлә". Шулай итеп, фермер чәчү һәм урып-җыю эшләрен башкаруга ресурслар керткәндә, лизинг түләүләрен киметелгән күләмдә кертә ала.

Моннан тыш, аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасының киң номенклатурасын, шул исәптән АПКның тар махсуслаштырылган тармаклары өчен дә, карарга була.

Лизинг алучыларга уңайлы булсын өчен программа шартлары турында тулырак мәгълүматны сайттан алырга була www.rosagroleasing.ru.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International