90 яшьлек юбилей: Шәңгәрәев Миңнезаһир Шәңгәрәй улы

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Габделхәй улы Кадыйров һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Шәңгәрәевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

«Ныклы гаилә» милли проекты кысаларында Миннезаһир Шәңгәрәй улына истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Шәңгәрәев Миңнезаһир Шәңгәрәй улы 1929 елның 12 ноябрендә Кама Тамагы районының Келәнче авылында туган. Гаилә зур иде: 6 бала-3 кыз һәм 3 малай. Миннезаһир Шәңгәрәй улы гаиләдә бишенче бала.

Биш ел мәктәптә укыганда, 1944 елда колхозга эшкә урнаша. Сугыш һәм сугыштан соңгы вакытта авыр була, балалар өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр. Миннезаһир төрле эшләрдә эшләгән: атта да, тракторда да җир сөргән.

Шәңгәрәев Минзаһир 1954 елда өйләнә. Гаиләдә 2 бала туа. Әмма тормыш иптәше Фәрзәнә авырудан соң вафат була. Балаларга әни кирәк иде. 1969 елда Минзаһир абый Олы Кариледән Фәһимә апага икенче тапкыр өйләнә. Фәһимә апа иренең улларын туганнар кебек тәрбияләү белән шөгыльләнә һәм аларны олы тормышка озата. Миңнезаһир абый белән Фәһимә апаның тагын ике баласы туды.

1979 елда колхозда бригадир булып эшли башлый. 1984 елдан - Бәкәй авылындагы дуңгызчылык фермасында. 1987 елда районда «гаилә подряды» белән эш башлана. Миңнезаһир абый белән Фәһимә апа да авыз итәргә булдылар. Ике ел эшләгәннән соң Минзаһир абый 1989 елда лаеклы ялга китә.

1990 елда " хезмәт ветераны" медале, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү өчен" юбилей медале белән бүләкләнгән. Иң беренче медаль 1975 елда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» булды.

Бүгенге көндә Минзаһир Шәңгәрәй улы төп йортта, кече улы Данил һәм яраткан килене гаиләсендә яши. Барлык балалары, оныклары Һәм оныкчыклары да бабаларының кадер-хөрмәтен тоеп, аның озаграк яшәүләрен тели.

Балалары, 9 оныгы, 8 оныкчыгы еш кына әтиләренең, яраткан бабасының хәлен белеп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International