Киңәшмә беркетмәсе нигезендә, Африка дуңгыз чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый кабаннар арасында вирус циркуляциясе һәм бу авыруның табигый учакларын формалаштыру дуңгызларда африка чумасы таралуның төп сәбәпләренең берсе булып кала, дип билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, азык культуралары кыргый хайваннарның, шул исәптән кыргый кабан дуңгызларының азык базасы булырга мөмкин, дип кисәтә. Моннан тыш, инфекцияле азыкны кошлар, шулай ук тычкан кимерүчеләр тарата ала.
Кыргый терлекләр өчен авыл хуҗалыгы культуралары солы, бодай, кукуруз, кузаклы, тамыразык (күбесенчә кабан һәм аюга карата) аеруча кызыклы. Шуңа күрә эре дуңгызчылык предприятиеләре, фермалар һәм хуҗалыклар янында терлек азыгы культуралары басулары АЧС таралу куркынычы тудыра.
Предприятиеләрдән ерак булу критериен исәпкә алып, азык культуралары кырларын предприятие коймасыннан 1 км ераклыкта чәчүне төшереп калдырырга яки кыр периметры буенча койма конструкцияләре (электр патияләре, тавыш куркыту сигналлары һ. б.) кулланырга киңәш ителә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте