5 декабрьдән исәп-хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк

2019 елның 15 ноябре, җомга

Хөрмәтле кулланучы-гражданнар!

2019 елның 5 декабреннән «Кама Тамагы» УОН яңа адрес буенча урнашачак. Исәп-хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:   Куйбышев Затоны штп , Ульяновск шоссесы ур., 12а йорт («Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисы бинасы).

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:

  •  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/);
  •  банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында;
  •  банкларның онлайн-сервисларында;
  •  « Россия почтасы» бүлекчәләрендә.

Исәпләү приборларының күрсәткечләрен уңайлы булган теләсә кайсы ысул белән тапшырырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (15-25 числоларда);

– банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә һәм «ЕРЦ - «Татэнергосбыт» ҖЧҖнең территориаль участогында квитанция белән түләгәндә агымдагы күрсәткечләрне квитанциянең ертып алына торган өлешенә кертергә кирәк;

- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы» банкларының мобиль кушымталарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International