Район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 18 ноябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Балаларга Яңа Ел Бүләкләре алу турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады. 

Көзге кыр эшләренең барышы һәм терлекләрне кышкы чорга авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тотуга күчерү турында Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы сөйләде.

Кама Тамагы муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек барышы турында Кама Тамагы муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил Фарафонова Наталья Александровна чыгыш ясады.

Торак пунктларда гражданнар җыеннарына, җирле референдумга әзерлек барышы турында Габидуллин Газинур Авхат улы, Вафин Рәис Фәрит улы, Сороковнин Владимир Павлович чыгыш ясадылар.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча Кама Тамагы муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International