Кама Тамагында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм команда чемпионатының зона этабы узды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь көнне «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм команда чемпионатының зона этабы узды.

Турнирда Буа, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары командалары катнашты.

Команда беренчелеге 2005 елгы һәм кечерәк яшь категориясендә, команда чемпионаты – 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге категорияләрдә узды.

Кече яшь категориясендә безнең команда Идел аръягы зонасында беренчелекне икенче ел рәттән отып, иң көчле булуын раслады. Ә өлкән яшь категориясендә безнең спортчылар чемпионатта беренче тапкыр җиңеп, Кайбыч районының сигез җиңүеннән торган серияне өзә алды.

Беренчелектә безнең команда составында Галиханов Нияз, Айсин Булат, Галиуллин Данияр, Давьялов Семен, Галиуллин Шамил, Гаранин Сергей, Гарифуллина Илида, Мөхәммәдиарова Айзилә, Миңнегалиева Ангелина, Үзбәкова Лиана, Уфандеева Милена һәм Семагина Алинә чыгыш ясадылар.

Чемпионатта безнең команда данын якладылар: Атауллин Руслан, Нуриев Рияз, Мифтахов Рәдиф, Устинов Захар, Шакиров Алмаз, Вәлиева Адилә, Моталипова Фәридә һәм Бурнашева Аделина.

Бадминтончыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм 21-22 декабрьдә Казанда узачак Татарстан Республикасы команда беренчелеге һәм Чемпионаты финалында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International