Татарстан Росреестры республика халкын Бердәм консультацияләр көненә чакыра

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә бердәм Консультацияләр көне узачак. Традиция буенча бөтен республика буенча узачак әлеге чара ведомствоның 10 еллыгына багышланган.

Биредә 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре генә түгел, башка ведомство һәм оешмалар: Кадастр палатасы, Салым хезмәте, кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасы, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре дә гражданнарга консультация үткәрәчәк.

Шулай итеп, Авангардка мөрәҗәгать иткән гражданнар иң актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, Җир законнарын бозу, күчемсез милек сатып алганда салым тотып калуны куллану, ызанлауны үткәрү, торак биналарны хосусыйлаштыру, шәһәр төзелеше нормаларына туры китереп объектны төзү һәм файдалануга тапшыру һ. б. буенча бушлай консультацияләр ала.

Гагарин ур., 103 йорт (Заречный бүлек), Ямашев ур., 82 йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү проспекты, 100 йорт (Көньяк бүлек) адресы буенча урнашкан башка мәйданчыкларда гражданнарга Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре консультацияләр бирәчәк.

Башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәүчеләр юридик ярдәм сорап республика районнарында урнашкан Идарәнең территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар. Адреслар һәм контактлар белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында: rosreestr.ru, rosreestr.tatarstan.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International