2019 елның 16 ноябрендә "Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе"ДБУДа тантаналы чара узды. Кадетларга яңа уку елында кадетлар мәктәбенә укырга кергән укучыларга багышлау булып узды. Укучылар кадетларга ант бирделәр.
Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы, Кама Тамагы районы хәрби комиссары Мещанов Александр Васильевич һәм укучыларның ата-аналары катнашты.