2019 елның 20 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов рәислегендә Кама Тамагы муниципаль район Советының 38 нче утырышы булып узды.
Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. Кама Тамагы муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында;
2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында субсидияләр бирү турында;
3. Финанс белән тәэмин итү чыганагы булып Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) торган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләре;
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы чорына бюджеты турында» 2018 елның 12 декабрендәге 171 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (2019 елның 11 февралендәге 185 номерлы, 2019 елның 20 маендагы 202 номерлы, 2019 елның 26 августындагы 208 номерлы карарлар редакциясендә);
5. Кама Тамагы муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты проекты турында;
6. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
7. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә), шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга-товар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»2017 елның 31 июлендәге 94 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
8. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2018 елның 12 декабрендәге 173 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә ниятләнә торган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышулар оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
9. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарны гамәлгә ашыруның барышы турында;
10. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын яңа редакциядә раслау турында;
11. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының муниципаль хезмәте турында яңа редакциядә.