Кама Тамагында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Кама Тамагында әлеге чара Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Көн балалар хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча семинар рәвешендә үткәрелде. Чарада вәкилләр катнашты:

1.      Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе;

2.      Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе;

3.      җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе;

4.      Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге;

5.      опека һәм попечительлек органнары;

6.      мәгариф идарәсе;

7.      адвокат;

8.      нотариус;

9.      Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе;

10.    Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе;

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елдан башлап чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International