Котлыйбыз!

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

23 октябрьдә Красновидово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровнага  90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тәбрикләде һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның имзасы куелган котлау телеграммасын тапшырды.

Анастасия Петровна Красновидово авылында  гади гаиләдә туа. 1942 елда фронтка китә. 1945 елда үзенең туган ягына кайта. Күп еллар буена Красновидово кибетендә эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә. Хәзерге вакытта Анастасия Петровна, яшәү өчен барлык уңайлы шартлары да булган, ветераннар программасы буенча төзелгән өйдә яши. Без аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм ак бәхетләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International