«Ел Хатын-Кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы старт алды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Ел Хатын-Кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» традицион республика конкурсына старт бирелде. Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм күрсәтү, гаилә институтын ныгыту максатыннан үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсны оештыручы һәм инициаторы - «Татарстан хатын-кызлары» РИО. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе дә бар.

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә ул муниципаль һәм зона турларына ия. Конкурсның финалы гадәттәгечә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 6 декабренә кадәр кабул ителә, үзәк китапханәгә яки 8 (84377) 2-14-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк (район хатын - кызлар советы рәисе Рахманова Ләйсән Рәшит кызы).

Муниципаль турларга йомгак 2020 елның 20 гыйнварында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International