Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Мин бала һәм мин хаклы" исемле хокукый сәгать үткәрделәр. Балалар Конвенциянең төп статьялары белән таныштылар, үзләренең хокукый белемнәрен практикада күрсәттеләр һәм «Әкияти хокук бозучылар» конкурсында катнаштылар. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр һәм финалда уен алар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды дип нәтиҗә ясадылар.