Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1- нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында (тәрбияче: Мөбариева Ю.Р.) мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен танып-белү-уен сәгате үткәрделәр.
Балаларга баланың төп хокуклары турында сөйләделәр. Ален Серның «Мин бала булырга хокуклы» китабы белән таныштырдылар.