«Әниемә бүләк әзерлим!» дип исемләнгән мастер – класс

2019 елның 22 ноябре, җомга

Көзнең соңгы якшәмбесендә матур һәм изге бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Иң кадерле кешене сөендерәсе килә! Әни өчен аеруча күңелле бүләк - аның балаларының мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрү. Әнигә бүләк алу һәрвакыт күңелле, ә баланың куллары белән ясалган әйберләре күп тапкыр кыйммәтрәк һәм мөлаемрак.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «МастерОК» клубы кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен  “Әниемә бүләк әзерлим!”. Балалар мастер-класс барышында  кистеләр, ябыштырдылар, эшләү өчен төсләр, формалар һәм материаллар  сайладылар, фантазияләрен  күрсәттеләр, хис-кичерешләрен белдерделәр һәм үзләренең хезмәт нәтиҗәсенә шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International